Lirik Синле җәй

Хәтирәләр тулы Казан урамнары:

Җитәкләшеп йөргән Кабан буйлары.

Бүген күктә назлы кояш сине хәтерләтә:

Матур гына елмая һәм күзәтә.

 

Җәй, Казанда җәй!

Казанда җәй!

Казанда җәй!

Синле җәй!

 

Кабан күле буенда күзләреңә карап,

Хәтерлисеңме син: чәчләреңне тарап,

Йомшак кулларыңны куркып, назлап тоттым,

"Мин яратам!",- дидем, һәм кочтым.

 

Җәй, Казанда җәй!

Казанда җәй!

Казанда җәй!

Синле җәй!

 

Җәй, Казанда җәй!

Казанда җәй!

Казанда җәй!

 

Синле җәй!